"Шатлык" балалар бакчасында "Кошларга йорт бүләк итик" акциясе
Яз көне табигать җанлана, уяна, карлар эри, агачлар яфрак яра, хайваннар кышкы йокыдан уяна, ә кошлар җылы яклардан кайта һәм безне үз җырлары белән сөендерә. Кошлар-корткычларга каршы көрәштә безнең иң яхшы ярдәмчеләребез. Алар кеше тарафыннан һәр яктан яклауга мохтаҗ. Кошлар язын-җәен урман, басуларны матур җырлары, сайраулары белән җанландыралар. Кошлар-шагыйрьләр, композиторлар өчен илһам чыганагы. Ә без нәрсә эшли алабыз соң алар өчен?